Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Меңнән бер эш (шигърият)

Ана күңеле - тулы борчу, өметсезлек Яшьле күзләр газизендә, билгесезлек. Бала күңеле бикле аңа - кара урман Серле күзләр, аңлап булмый, бар да томан. Шомлы тынлык, бар да баскан, күзләр алда Горур баскан, дело тоткан казый анда. Рәт-рәт итеп бер сулыштан күз дә какмый Сафка баскан сүзләр белән карар укый....

Ана күңеле - тулы борчу, өметсезлек
Яшьле күзләр газизендә, билгесезлек.
Бала күңеле бикле аңа - кара урман
Серле күзләр, аңлап булмый, бар да томан.

Шомлы тынлык, бар да баскан, күзләр алда
Горур баскан, дело тоткан казый анда.
Рәт-рәт итеп бер сулыштан күз дә какмый
Сафка баскан сүзләр белән карар укый.

Ана тыңлый, ана елый, ана сорый:
Минем хәлне аңла зинһар, аңла казый.
Газиз балам, бердәнберем, бер ялгышкан
Китеп булмый, качып булмый бит язмыштан.

Бу мәхшәрдә ана сүзен кем ишетсен
Бала хәлен аннан башка кем аңласын.
Кем коткарсын газизкәен бу сазлыктан
Узмышлар бир, я ходаем, бу язмыштан.

Кинәт тынлык, яктыргандай булды дөнья
Казый туктый, карарына нокта куя.
Бала чыга, төшә богау кулларыннан
Өнме, төшме, аңламыйдыр шатлыгыннан.

Ана күңеле - тулы шатлык, бәхетлелек
Яшьле күзләр газизендә, түземсезлек.
Бернигә дә карамыйча алга чапты
Газизкәен, бердәнберен ана кочты.

Берөзлексез әйтә үзе рәхмәт сүзен,
Аңладылар, аңладылар ана сүзен.
Тик аңласын иде бердәнбере - баласы да
Үз халәтен, ана хәлен, карар сүзен.

Ана өчен, бала өчен зур вакыйга,
Тормышында, язмышында гомерлек эз.
Ә казыйга гади бер көн - көндәлек эш,
Тагын көтә сандыгында меңләгән эш.

фото: http://u54299.rpod.ru/whatsnew/idols/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk