Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кыз-әби сагышы (шигырь)

Урманнарга килдем җиләккә дип, Күкне кара болыт каплаган. Күңел нидер сизде, юкка түгел - Фашист безгә сугыш башлаган. Сөйгән ярым яуга чыгып китте, Кавышулар насыйп булмады. Безнең яшьлек яшәлмичә калды, Мәхәббәтне сугыш урлады. Айлар, еллар үтте сине көтеп, Гел кайтырсың кебек күңелгә. Сине көтеп картаеп та беттем, Кыз-әби дә булдым...

Урманнарга килдем җиләккә дип,

Күкне кара болыт каплаган.

Күңел нидер сизде, юкка түгел -

Фашист безгә сугыш башлаган.

Сөйгән ярым яуга чыгып китте,

Кавышулар насыйп булмады.

Безнең яшьлек яшәлмичә калды,

Мәхәббәтне сугыш урлады.

Айлар, еллар үтте сине көтеп,

Гел кайтырсың кебек күңелгә.

Сине көтеп картаеп та беттем,

Кыз-әби дә булдым мин менә.

Сораучылар булды, ни кылырмын

Кайтып керсәң, димен, бер кичен.

Намусым саф, һаман сине көтәм,

Хыянәт итмәдем һичничек.

Менә шулай гомер үтеп китте,

Син һаман яшим минем хәтердә.

Кабереңә барып, башым ияр идем,

Билгесез шул ул да хәзергә.

Харис МОСТАФИН

фото: http://56orb.ru/news/obshchestvo/babushka_otdala_40_tysyach_moshennikam.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk