Кукмарам (шигъри мизгел)
Тау астына сибелгәндер безнең авыл, Итәгендә чишмәләре чакрым саен. Җәен-кышын саф һавасын биреп тора Тауларыңны каплап үскән нарат-каен. Горурланып тауларыңа менгәнем бар, Сокланып мин сиңа өстән күзләр атам. Гаҗәп матур, серле, якты, хатирәле Кукмарамны әнә шулай мин яратам. Беләм күптән: авыл түгел - син зур кала, Тормышлар да монда, шөкер,...
Тау астына сибелгәндер безнең авыл,
Итәгендә чишмәләре чакрым саен.
Җәен-кышын саф һавасын биреп тора
Тауларыңны каплап үскән нарат-каен.
Горурланып тауларыңа менгәнем бар,
Сокланып мин сиңа өстән күзләр атам.
Гаҗәп матур, серле, якты, хатирәле
Кукмарамны әнә шулай мин яратам.
Беләм күптән: авыл түгел - син зур кала,
Тормышлар да монда, шөкер, алга таба.
Поездлар да җырдагыдай алга чаба,
Кукмарамның эшләре дә гөрләп бара.
Монда бар да истәлекле миңа, бар да якын-
Һәр урамың һәм дә йортың, һәр баскычың.
Таныш халкың төрле яктан беләм,
Шуңа сөям сине җаным-тәнем белән.
29.06.2017 ел
Заһид САФИН, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев