Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кайттым соңгы туеңа (шигърият)

Әнием - Әгъләмҗан кызы Өммегөлсемгә багышлыйм. Көтмәгәндә хушлашырбыз диеп, Кертмәгән дә идем уема. Кайттым, әнкәй, ләкин бу юлы мин Кайттым синең соңгы туеңа. Нигә икән инде шулай иртә Бик ашыгып дөнья куярга? Утырырга иде әле түрдә, Балаларың ясар туйларда. Безне сөендереп яшәр чакта Туктап калды кинәт йөрәгең. Мин соңладым, әнкәй,...

Әнием - Әгъләмҗан кызы Өммегөлсемгә багышлыйм.

Көтмәгәндә хушлашырбыз диеп,

Кертмәгән дә идем уема.

Кайттым, әнкәй, ләкин бу юлы мин

Кайттым синең соңгы туеңа.

Нигә икән инде шулай иртә

Бик ашыгып дөнья куярга?

Утырырга иде әле түрдә,

Балаларың ясар туйларда.

Безне сөендереп яшәр чакта

Туктап калды кинәт йөрәгең.

Мин соңладым, әнкәй, исән итеп

Күрү иде сине теләгем.

Үзең куйган җирдә әле тора

Алабута урган урагың.

Орчык булды һәрчак кулларыңда

Кичләрен дә эшсез тормадың.

Эссе җәйдән салкын көзгә кадәр

Арба сөйрәүләрең исемдә.

Төпкә җигелеп, тормыш йөген тарттың,

Күпне күрдең гомер эчендә.

Шуңа, ахры, бик тиз китеп бардың,

Картлык җиткәнен дә көтмәдең.

Авыр чакта киңәшләрең биреп,

Барыр юлны бергә үтмәдек.

Соңгы сулышыңны алган чакта,

Була алмадым, әнкәй, яныңда.

Әнкәң вафат... дигән хәбәр алгач,

Өзелде кыл, гүя җанымда.

Кайттым, әнкәй, ләкин бу юлы мин

Кайттым синең соңгы туеңа.

Көтмәгәндә хушлашырбыз диеп,

Кертмәгән дә идем уема.

Мәгъмүрә МӘРДАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев