Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кадерләрен белик әниләрнең

Авырлыклар килсә башкаеңа, Мәшәкатьләр басса җилкәңне, Әйтер сүзең әйтә алмый торсаң, Авырайса тормыш җилкәне, Әни кирәк, иң беренче булып, Синең зарың тыңлап торырга. Синең борчуыңны үзенеке итеп, Авырлыктан йолып алырга. Әниеңнең биргән олы киңәшләре Җиңеләйтә синең тормышны. Кисәтә ул сиңа алга таба Эшләмәскә кабат ялгышны. Әниләр бит алар изге җаннар...

Авырлыклар килсә башкаеңа,

Мәшәкатьләр басса җилкәңне,

Әйтер сүзең әйтә алмый торсаң,

Авырайса тормыш җилкәне,

Әни кирәк, иң беренче булып,

Синең зарың тыңлап торырга.

Синең борчуыңны үзенеке итеп,

Авырлыктан йолып алырга.

Әниеңнең биргән олы киңәшләре

Җиңеләйтә синең тормышны.

Кисәтә ул сиңа алга таба

Эшләмәскә кабат ялгышны.

Әниләр бит алар изге җаннар

Гөнаһларың булса кичерә.

Менә шуңа инде бу дөньяда

Үз әнисе кирәк кешегә.

Кадерләрен белик әниләрнең,

Беркайчан да ялгыз калдырмыйк,

Аналарның күркәм сыйфатларын

Үзебездә булдырыйк!

Ярдәм кулын сузыйк авыр чакта,

Яннарында булыйк һәрвакыт.

Хөрмәтләми калсак дөньялыкта

Үкенербез менә шулвакыт.

Затлы бүләк, күчтәнәчләр биреп,

Сөендереп яшик аларны.

Күпне өмет итми әни кеше,

Тоя алар җылы карашны.

Әнием, дип әйтү нинди рәхәт,

Җилкәсенә куеп башыңны.

Үзең балигь булгач жәлләмә син,

Якты караш, тәмле ашыңны.

Ләбибә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Кукмара

фото: http://webpark.az/2011/05/16/10-zakonov-zhizni-po-versii-moej-mamy.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk