Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

“Хезмәт даны”на 85 яшь!

Хезмәткә дан җырлый гәҗитебез Ел фасылы нинди булса да. Армый, талмый һаман сафта әле Сиксән биш яшь инде тулса да. "Хәлең ничек синең, якташым?" - дип Галим, остазларын барлаган. Халкыбызның тырыш кешеләре Игътибардан читтә калмаган. Балачактан зәвык тәрбияләп, "Кабатланмас мизгел" кичерә. Асыл затлар, әнә, уздырышып Матур-матур гөлләр үстерә. Бәрәңгедән олы...

Хезмәткә дан җырлый гәҗитебез
Ел фасылы нинди булса да.
Армый, талмый һаман сафта әле
Сиксән биш яшь инде тулса да.
"Хәлең ничек синең, якташым?" - дип
Галим, остазларын барлаган.
Халкыбызның тырыш кешеләре
Игътибардан читтә калмаган.
Балачактан зәвык тәрбияләп,
"Кабатланмас мизгел" кичерә.
Асыл затлар, әнә, уздырышып
Матур-матур гөлләр үстерә.
Бәрәңгедән олы бәйрәм ясап,
Туган җирен зурлый улларың.
"Хезмәт даны" хәбәр итә безгә
Кайда? Нәрсә? Кайчан? булганын.

"Мәхәббәткә теш комачау итми
Әгәр кызлар күлмәк кисәләр".
Күңелләрдә балкып кояш чыга
"Яшь егетләр" шулай дисәләр.
Кыр эшләре ничек? Уңыш бармы?
Сөткә бәя арткан түгелме?
Конкурста откан җиңүчегә
Бүләк бирүләре күңелле.
Шушы гәҗиттән мин укып беләм
Халкыбызның данлы үткәнен.
Татар, мари, рус һәм удмурт халкы
Татулыкта гомер иткәнен.
Сугыш елларының кайтавазы
"Фронтлардан кайткан" дәфтәрдә
Һәрбер саны үзе тарих аның,
Кыска гына итеп әйткәндә.
Суфия МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев