Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

“Хезмәт даны” яшәр, без үзебез татар исемен йөрткәндә (шигырь)

Борынгыдан ташка язган сүзләр Бик зур көчкә ия булганнар. Аннан тузга язган, кәгазь тапкан, Мәгълүматны шуннан алганнар. Матбугатсыз халык юктыр да ул, Ул киңәшче, сердәш, бер иптәш. Үзе бер ял, кырын ятып кына Гәҗит укулары кич җиткәч. Мең тугыз йөз утызынчы елда Район була безнең Кукмара. "Колхозчы" дигән район гәҗите...

Борынгыдан ташка язган сүзләр

Бик зур көчкә ия булганнар.

Аннан тузга язган, кәгазь тапкан,

Мәгълүматны шуннан алганнар.

Матбугатсыз халык юктыр да ул,

Ул киңәшче, сердәш, бер иптәш.

Үзе бер ял, кырын ятып кына

Гәҗит укулары кич җиткәч.

Мең тугыз йөз утызынчы елда

Район була безнең Кукмара.

"Колхозчы" дигән район гәҗите дә

Мәңгелеккә юлга кузгала.

Зур сөенеч тула күңелләргә,

Гәҗит ул - горурлык бит инде!

Сәмигулла ага Кәримуллин -

Мөхәррире, сүзе үтемле.

Алга таба әйтеп үтү кирәк:

Илен саклап, канлы сугышта

Вафат була беренче мөхәррир -

Гәҗите дә тирән сагышта.

Юк, онытылмый тәүге мөхәррир,

Халык күңелендә, хәтердә.

Аның исемендә булган бүләк

Лаеклыны таба хәзер дә.

Төрле чорда гәҗит исемнәре

Алышынып тора, билгеле.

Исеме түгел, аның дәрәҗәсен

Яхшы эчтәлеге билгели.

Кемнәр генә мөхәррир булмасын,

Гәҗит абруе һич кимеми.

Шулай булыр алга таба да,

Сер бирердәй халык безмени?!

Бездә канат ярган шәхесләр дә

Йөзек кашларына торырлык.

Фоат Галимуллин, Римма Ратникова -

Зур шәхесләр - безнең горурлык!

Язучылар - Шаһинур Мостафин,

Заһид Мәхмүди дә безнеке!

"Хезмәт даны" фатыйхасын алган -

Белегез сез безнең кемлекне!

Мөхәррир Әхмәт ага Фәтхуллин -

Сугыш ветераны, фидакарь,

Егерме бер ел "Хезмәт даны"нда

Хезмәт юлы - үзе бер ядкарь.

Расим Ризванов, Мирзәхмәт Идрисов -

Сызганулы булган җиңнәре.

Күреп торган халык һәркайсының

Хезмәттән тәм табып йөргәнен.

Юкка гына бирелми бит инде,

"Бәллүр каләм" дигән бүләк тә!

Республиканың зур бүләге - бездә!

Сары май күк инде йөрәккә.

Матур-матур традицияләр бар,

Халык өчен барча эшебез.

Тормыштан ямь табып яшәү кирәк,

Аралашып олы-кечебез.

"Салават күпере" иҗат берләшмәсе -

Үткән юлы аның аз түгел.

Инде олуг булган язучылар

Исләренә ала бит бүген.

Мини-футбол, төрле ярышларда

"Хезмәт даны" башлап йөрүче.

Бүләктән тыш әле зур спортка

Хәер-фатыйхасын бирүче.

"Кукмараның җиде могҗизасы"н

Кайдан карап белер идек без?!

Чыгарырга әле исәп тә бар

Барысын да китап итеп бер.

Мөхәррирлек арбасын, җигелеп,

Тарта хәзер безнең Гөлгенә.

Яхшы булсын өчен тырышабыз-

Максатыбыз безнең бер генә!

Сигез меңле тираж белән чыга!

"Хезмәт даны"н халык үз итә.

-Без кирәклеме? - дип сорамыйбыз,

Аңлар өчен шушы сан җитә.

Хәрефләрне, кулдан берәмтекләп,

Җыйган чаклар калды еракта.

Бер хатасы киткәч, яңа баштан

Җыю авыр булган бигрәк тә.

Авыр заманнарның кырыс җиле,

Газетаны читләп үтмәгән:

Бер хатага карап, мөхәррире

Вазыйфадан азат ителгән.

Компьютер заманы инде хәзер,

Ләкин җаваплылык шул килеш-

Әйтер сүзең һичбер хаталарсыз

Укучыга җитәргә тиеш!

Мәзәге дә, көлке хәлләре дә

Була инде эштә төрлесе.

Үпкәләү юк һич шаян сүзләргә,

Бертугандай булып йөрисең.

"Хезмәт даны" булып яшәүгә дә

Хәйран гына икән - илле ел!

Бөтен стаж бер гасырга якын -

Сиксән биш ел була инде ул.

Сиксән биш һәм илле еллык тарих -

Бер сәяхәт кылдык үткәнгә.

"Хезмәт даны" яшәр, без үзебез

Татар атын әле йөрткәндә.

Халык белән бергә сөенәбез,

Уртак безнең кайгы-сагыш та.

Бер-береңне аңлап, ярдәмләшеп

Яшәү язсын безгә тормышта.

Харис МОСТАФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев