Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дөнья тигезли (шигъри мизгел)

Мәңгелеккә килмәдек без бу дөньяга, Баена да, ярлыга да бер үк зират. Ниләр кылсак, ниләр генә эшләсәк тә, Барыбызга иртә-соңмы җитә чират. Бик еракта кебек әле китәр вакыт, Үлле-мәлле җыябыз без дөнья малын, Гел кесәгә генә ният шудырырга Алай итеп, болай итеп, табып җаен. Картлык килә менә бермәл ишек шакып,...

Мәңгелеккә килмәдек без бу дөньяга,
Баена да, ярлыга да бер үк зират.
Ниләр кылсак, ниләр генә эшләсәк тә,
Барыбызга иртә-соңмы җитә чират.
Бик еракта кебек әле китәр вакыт,
Үлле-мәлле җыябыз без дөнья малын,
Гел кесәгә генә ният шудырырга
Алай итеп, болай итеп, табып җаен.
Картлык килә менә бермәл ишек шакып,
Зур урыннан җитеп килә төшәр вакыт.
Мәчет, зират дигән изге урыннар да
Искә төшеп куя вакыт-вакыт.
Әнә, синнән олы, бөек түрәләр дә
Башларына кигән инде түбәтәйне.
Ерактан ук сәлам бирә барчасына,
"Әлхәм"не дә укый икән бик вәкарьле.
Онытканга салынадыр начар чагын,
Халыкка гел яхшылыклар кылган имеш.
Гайрәтле чак узган, чыбыркы да тузган,
Хәтереннән барлап эзләп таба хәзер
Нәсел-ыруын, кемнәр аңа туган тиеш.
Шулай дөнья тигезли ул барысын да,
Соңга калып аңлыйбыз шул без барын да.
Хәл белергә һич тә вакыт тапмаганбыз,
Онытылган мал барында, көч барында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X