Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Чапма, вакыт! (шигърият)

Кая чаба вакыт дигәннәре, Булмыймы соң аны туктатып?! Бишекләргә салып тирбәтермен Әгәр булса аны йоклатып. Вакыт белән бергә чабабыз шул, Калышмаска иде ничек тә. Үзем менеп ятар идем әле Өй түренә, җылы бишеккә. Рәхәтләнеп изрәп йоклар идем, Кайтсам әгәр сабый чагыма. Туктар иде, йоклар иде вакыт Килеп ул да минем...

Кая чаба вакыт дигәннәре,

Булмыймы соң аны туктатып?!

Бишекләргә салып тирбәтермен

Әгәр булса аны йоклатып.

Вакыт белән бергә чабабыз шул,

Калышмаска иде ничек тә.

Үзем менеп ятар идем әле

Өй түренә, җылы бишеккә.

Рәхәтләнеп изрәп йоклар идем,

Кайтсам әгәр сабый чагыма.

Туктар иде, йоклар иде вакыт

Килеп ул да минем яныма.

Юк шул инде, безнең вакыт узган,

Мизгелгә дә туктап тормаган...

Бар син, вакыт, ә мин ул бишекне

Эзләп табыйм әле...чормадан.

Шул ук бишек... һаман җырлый әле

Бишек җырын, халкым моңнарын...

Кулларымда тоеп җылысын,

Күңел белән җырын тыңладым.

Менә шунда туктадымы вакыт...

Әллә миңа шулай тоелды.

Бишек белән бергә хатирәләр

Кочагыма кереп сыенды!

Мәгефүр Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев