Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бәйрәм җитте! (шигырь)

Уян, татар, тор мөселман Җитте Корбан гаете. Йоклап ятма бу иртәдә, Ал син кулыңа дисбе. Иң изге көн безнең өчен, Ул бит - Корбан гаете. Иң изге теләкләр телик, Булсак иде бәхетле. Нинди күркәм бәйрәм бүген, Ничек шигырь язмыйсың. Теләк теләп, дога укып, Кабулга ла юрыйсың. Кемдер корбан чала бүген,...

Уян, татар, тор мөселман

Җитте Корбан гаете.
Йоклап ятма бу иртәдә,
Ал син кулыңа дисбе.
Иң изге көн безнең өчен,
Ул бит - Корбан гаете.
Иң изге теләкләр телик,
Булсак иде бәхетле.
Нинди күркәм бәйрәм бүген,
Ничек шигырь язмыйсың.
Теләк теләп, дога укып,
Кабулга ла юрыйсың.
Кемдер корбан чала бүген,
Мичләрдә коймак пешә.
Сәдакалар биреп кеше,
Савапларга ирешә.
Әй, мөселман, уян инде,
Аллаһны искә төшер.
Начар уйлар, явыз ният,
Җилкәләреңнән төшәр.
Дисбе тотып, намаз укып,
Зур үрләргә ирешик.
Ходайга мең шөкерләрне,
Теләк теләп җиткерик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев