Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Буран (шигърият)

Яратам мин күзәтергә Кышның көчле буранын. Карга күмеп бар дөньяны, Ап-ак итә торганын. Читтән түгел, үзәгендә калып, Уртасына басып буранның, Уйларымны минем биләп алып, Еракларга илтә торганын. Буран бит ул яшьлек кебек, Серле бит ул, җырлы, көчле дә, Бернәрсә дә аңа киртә була алмас, Буйсындыра алмас беркем дә . Бер...

Яратам мин күзәтергә

Кышның көчле буранын.

Карга күмеп бар дөньяны,

Ап-ак итә торганын.

Читтән түгел, үзәгендә калып,

Уртасына басып буранның,

Уйларымны минем биләп алып,

Еракларга илтә торганын.

Буран бит ул яшьлек кебек,

Серле бит ул, җырлы, көчле дә,

Бернәрсә дә аңа киртә була алмас,

Буйсындыра алмас беркем дә .

Бер арада дулап алыр да ул,

Яшьлек кебек китәр, югалыр,

Яшьлек кайтмас, буран кабатланыр,

Хыялларга кабат юл салыр.

Буран үтәр... Ак карлары,

Энҗе булып калыр коелып,

Ак төстәге ак хатирә булып,

Хәтерләргә калыр уелып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk