Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Без бит горур татар!

Бөтен дөнья таный татарларны - Бу бит шулай булу тиеш тә! Сүздә генә түгел, татар халкы Үзен күрсәтә бит һәр эштә. Сабантуйлар гөрли дөнья буйлап, Горурлык бу - татар халкына. Чын күңелдән кунак итә барысын, Дуслык-туганлыкның хакына. Барча халык өчен зур бәйрәм бу, Аеру юк динен, милләтен. Дөнья халкын бергә...

Бөтен дөнья таный татарларны -

Бу бит шулай булу тиеш тә!

Сүздә генә түгел, татар халкы

Үзен күрсәтә бит һәр эштә.

Сабантуйлар гөрли дөнья буйлап,

Горурлык бу - татар халкына.

Чын күңелдән кунак итә барысын,

Дуслык-туганлыкның хакына.

Барча халык өчен зур бәйрәм бу,

Аеру юк динен, милләтен.

Дөнья халкын бергә берләштерү -

Шунда аның бөтен хикмәте.

Җыр һәм бию белән үрелеп бара

Мәйдан уртасында көрәшү.

Батыр калганының кулын кыса,

Үпкәләми генә көндәше.

Нинди генә уеннар юк монда:

Саный китсәң, бармак җитмәслек.

Бүләккә дә юмарт безнең халык -

Күпме өләшсәң дә - бетмәслек.

Бәйрәм бит ул бик күңелле була,

Алга киткән эшең булганда.

Сабантуйның нәтиҗәсе - көзен,

Амбар белән ашлык тулганда.

Харис МОСТАФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев