Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бер җылы сүз ишетәсе иде (шигырь)

Кошлар өчен - агач, бөркетләрнең Кунар өчен була кыясы. Сине аңлар ярың булса гына Балкып яна гомер кояшы. Кимсетсәләр сине бер дә юкка, Әллә кая килә китәсе. Иелгән баш, сынган күңелеңә Ак каенны терәк итәсе. Әрәм үткән көннәр төшәр искә, Үткән булыр еллар тезелеп. Үкенечтән әрнеп сызлар җаның, Тик яшьләрең...

Кошлар өчен - агач, бөркетләрнең

Кунар өчен була кыясы.

Сине аңлар ярың булса гына

Балкып яна гомер кояшы.

Кимсетсәләр сине бер дә юкка,

Әллә кая килә китәсе.

Иелгән баш, сынган күңелеңә

Ак каенны терәк итәсе.

Әрәм үткән көннәр төшәр искә,

Үткән булыр еллар тезелеп.

Үкенечтән әрнеп сызлар җаның,

Тик яшьләрең тамар өзелеп.

Салкын сүзләр күңел гөлләренә

Бәсләр булып калган эленеп.

Бер җылы сүз ишетәсе иде,

Күңелләрнең бозы эрерлек.

Кәүсәрия ГАЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk