Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Аулак өйдә (шигырь)

Беркөн әти белән әни Чыгып китте Казанга, Безгә җылытып ашарга Пылау калды казанда. Янә калды утыз чеби, Унбиш тавык абзарда. Әле тагын бер бозау бар, Алган идек базардан. Энем белән без инде зур, Икебезгә - уналты. Шуңа күрә аулак өйдә Икәү генә куна алдык. Иртән торып, битне югач, Чәйләр кайнатып...

Беркөн әти белән әни

Чыгып китте Казанга,

Безгә җылытып ашарга

Пылау калды казанда.

Янә калды утыз чеби,

Унбиш тавык абзарда.

Әле тагын бер бозау бар,

Алган идек базардан.

Энем белән без инде зур,

Икебезгә - уналты.

Шуңа күрә аулак өйдә

Икәү генә куна алдык.

Иртән торып, битне югач,

Чәйләр кайнатып эчтек.

Бер төн эчендә, мин әйтәм,

Ике башка без үстек.

Бүгенгә мин өйдә хәзер

Чын хуҗа булып торам.

Көнне ничек үткәрергә

Планнарымны корам.

Башта мультик карадык без

Ә аннары мультфильм.

Мултьфильмны карап аргач,

Җибәрдек нәфис фильм.

Бер-бер артлы сәгать узган,

Төш үткән - кич авышкан.

Берзаман сикереп тордык

Тыштан килгән тавышка.

Чыксак - бөтен ишегалды,

Баскыч төбе - бичура,

Чебиләрне куып йөри

Теге бозау, бичара.

Абзар ишегеннән көчкә

Куып керттек аларны.

Моннан ары калдырмагыз

Ялгыз сабый баланы.

Вәлиуллин Айдар.

фото: http://thebester.ru/blog/detki/22906.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk