Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Атларда чабып кына... (шигырь)

(Чабаталы атның - картның зары) Төннәр буе йоклый алмый ятам, Юкны көтеп гомер көземнән. Еллар аша эзләп карасам да, Таба алмыйм - җепләр өзелгән. Әнкәй кайчак эзләп изаланды Бармагында булган уймакны... Мин дә шулай эзлим тик табалмыйм Гомер буе каткан йомгакны. Балачакның матур мизгелләре Тормыш сукмагына тезелгән. Кайда икән бәхет...

(Чабаталы атның - картның зары)

Төннәр буе йоклый алмый ятам,

Юкны көтеп гомер көземнән.

Еллар аша эзләп карасам да,

Таба алмыйм - җепләр өзелгән.

Әнкәй кайчак эзләп изаланды

Бармагында булган уймакны...

Мин дә шулай эзлим тик табалмыйм

Гомер буе каткан йомгакны.

Балачакның матур мизгелләре

Тормыш сукмагына тезелгән.

Кайда икән бәхет йомгагым дип,

Мең кат үтәм яшьлек эземнән.

Нидер эзлим, тик үзем дә белмим

Нәрсә таптым? Нәрсә югалттым?

Хыялларга чумып яткан мәлдә,

Килеп чыга минем ак атым!

Малай чакта салам тарттырдык без,

Шул ат белән икәү, бергәләп.

Кайчагында чабып китә идем,

Өсләренә аның менгәләп.

Тирес түктек, салам өстердек...

Кушаматы булды - "Чабата".

Сәнәк сабы белән кыйный-кыйный

Эшләтәләр иде кайчакта.

Шул чабата кебек башны иеп,

Гомер юлын үтеп барабыз...

Балачактан, яшьлек елларыннан

Ераклаша һаман арабыз.

Юк бәхетне эзләп утка кердек...

Егылдык та, тордык, йөгердек.

Аксак аттай аксый-туксый барып,

Кайгыларга кердек - күп күрдек...

Тик хыяллар, кыю, юрга аттай,

Кешне-кешни чаба кайларга?!

Күңел белән әле без дә яшь бит!

Күңел белән һаман айларда.

Адашканда ап-ак бураннарда

Алып кайта иде ат юлы.

Яңа елда туры юлны табыйк

Ирләр өчен һәр ел -Ат елы.

Яшьләр яшәсеннәр иде шаулап-гөрләп,

Тик эш аты алар булмасын!

Гомер буе авыр арба тартып

Яшәр өчен кеше туймаган.

Йосыф ХӘНӘФИЕВ, Кукмара

фото: http://wallpapic.ru/animals/horses/wallpaper-31688

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk