Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Арбашым (шигырь)

Кайтмый торсаң сагындыра Әй авылым, Арбашым. Күрсәтәсең туры юлны Син бит минем юлдашым. Егылмыйча менәр өчен Тормышның үрләренә. Уйларымда кайтып киләм Балачак көннәремә. Урман-кырлар, басу юлы Күренә үрләреңнән. Шул чагында түгелә хис Күңелем түрләреннән. Әткәм-әнкәм рухын саклый Туган авыл, Арбашым. Кайтып шунда башым иям Онытмыйм нигез ташын. Язмыш җиле авырлыклар...

Кайтмый торсаң сагындыра

Әй авылым, Арбашым.

Күрсәтәсең туры юлны

Син бит минем юлдашым.

Егылмыйча менәр өчен

Тормышның үрләренә.

Уйларымда кайтып киләм

Балачак көннәремә.

Урман-кырлар, басу юлы

Күренә үрләреңнән.

Шул чагында түгелә хис

Күңелем түрләреннән.

Әткәм-әнкәм рухын саклый

Туган авыл, Арбашым.

Кайтып шунда башым иям

Онытмыйм нигез ташын.

Язмыш җиле авырлыклар

Салганда иңнәремә.

Рухи азык алып синнән

Алдагы көннәремә.

Мәгъмүрә МӘРДӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев