Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ак мәчетем (шигърият)

    Баш ияргә сиңа кайтам әле, Тоткарлады еллар агышы. Бала чагым әйләнәңдә үтте, Колагымда азан тавышы. Авыл уртасында Ак мәчетем тора... Хәтерлимен әле барын да Урам балалары җыелышып, Туплар уйный идек яныңда. Күпме эзләр салдым, Синең янда... Үткәннәрне уйлап моңаям, Истәлегең өчен рәхмәт әйтеп, Еллар аша сиңа елмаям. Гаҗәпләнмә, кайткач яннарыңнан,...

    Баш ияргә сиңа кайтам әле,

    Тоткарлады еллар агышы.

    Бала чагым әйләнәңдә үтте,

    Колагымда азан тавышы.

    Авыл уртасында

    Ак мәчетем тора...

    Хәтерлимен әле барын да

    Урам балалары җыелышып,

    Туплар уйный идек яныңда.

    Күпме эзләр салдым,

    Синең янда...

    Үткәннәрне уйлап моңаям,

    Истәлегең өчен рәхмәт әйтеп,

    Еллар аша сиңа елмаям.

    Гаҗәпләнмә, кайткач яннарыңнан,

    Үткән эзләремне эзләсәм.

    Каршы килмәссеңме, авылымның

    Музеена сине тиңләсәм?

    Хыялыма чумып каламын да,

    Барлыгыңа синең куанам.

    Атар таңым, туар көнем булса,

    Кайтырмын дим сиңа берзаман.

    Сания ВӘЛИУЛЛИНА, Башкортостан, Янаул шәһәре

    фото: http://islam-today.dev.solidcube.ru/blogi/marat-alimov/derzites-za-verv-gospoda-i-ne-razedinajtes-pocemu-ne-razedinajtes/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: