Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казанның “Родина” кинотеатрында Заһид Мәхмүдинең “Әче балан” романы буенча төшерелгән “Җәза” драмасын тәкъдим итү кичәсе була

8 сентябрьдә, көндезге сәгать 11.00дә, Казан каласының "Родина" кинотеатрында Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" романы буенча төшерелгән "Җәза" драмасын тәкъдим итү кичәсе була. Нәфис фильм республикабызда үткәрелә торган "Мөселман киносы" фестивале кысаларында күрсәтелә. "Мәхмүтфильм" тарафыннан төшерелгән әлеге тасманы милли кино сәнгатен сөючеләр вакыйга буларак кабул итәр дигән өметтә калабыз. Фильм Кукмара...

8 сентябрьдә, көндезге сәгать 11.00дә, Казан каласының "Родина" кинотеатрында Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" романы буенча төшерелгән "Җәза" драмасын тәкъдим итү кичәсе була.

Нәфис фильм республикабызда үткәрелә торган "Мөселман киносы" фестивале кысаларында күрсәтелә. "Мәхмүтфильм" тарафыннан төшерелгән әлеге тасманы милли кино сәнгатен сөючеләр вакыйга буларак кабул итәр дигән өметтә калабыз. Фильм Кукмара җирлегендә төшерелде. Аның продюсеры - Гүзәл Мәхмүтева, режиссеры Фәнис Камал. Фильмда танылган артистлар һәм язучылар катнаша. Керү бушлай.

Кызганычка каршы, нәфис тасмада төп рольләрнең берсен башкарган танылган әдибебез Фәнзаман Баттал көтмәгәндә дөньядан китеп барды. Әлеге фильмны карагач, тамашачылар Фәнзаман аганың гаҗәеп талантлы артист булганын да аңларлар.

Казанда - "Родина" кинотеатрыңда очрашуга кадәр!

Заһид Мәхмүди.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=800.u4H05J9F8x1BNw6P9-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев