Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

1 августта Казанның 1010 еллыгына багышланган Сабан туе була (ПРОГРАММА)

1 августта Татарстан башкаласының Мирный бистәсендәге Каенлыкта уздырылачак Сабан туенда 70 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Бәйрәм сәгать 11.00 дә башлана. Бу хакта бүген Казан мэриясендә уздырылган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта бәйрәмгә әзерлек эшләре тулы көченә алып...

1 августта Татарстан башкаласының Мирный бистәсендәге Каенлыкта уздырылачак Сабан туенда 70 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Бәйрәм сәгать 11.00 дә башлана. Бу хакта бүген Казан мэриясендә уздырылган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта бәйрәмгә әзерлек эшләре тулы көченә алып барыла. Сабан туе театральләштерелгән пролог белән башланып китәчәк. Быел Казанның 1010 еллыгын каршылавын исәпкә алып, анда башкалага нигез салыну риваяте сәхнәләштерелер дип планлаштырыла. Прологтан соң татар эстрадасы җырчылары һәм республиканың әйдәп баручы бию коллективлары катнашында бәйрәм концерты башлана.

Сабан туеның төп мәйданында урнашачак милли утарлар зонасында казанлылар һәм башкала кунаклары республикада яшәүче халыкларның традицияләре, мәдәнияте, көнкүреше белән таныша ала. "Әлеге утарларны әзерләүдә Татарстанның 11 муниципаль районы катнаша. "Һөнәрчеләр ярминкәсе"ндә сувенир продукциясе тәкъдим ителә. Биредә һәркем үзен тимерчелек, чүлмәк ясау, кәрзин үрүдә сынап карарга мөмкин", - дип сөйләде Айгөл Гонышева. Бәйрәмнең иң кечкенә кунакларын исә "Балалар Сабан туе" кысаларында "Күңел ачу йолдызлыгы" аттракционнар аллеясы сөендерәчәк.
Моннан тыш, Каенлыкның урман-парк зонасында башкаланың фольклор коллективлары чыгышларын, "Краски Сабантуя" һәм "Сабан моңы" тематик концертларын тамаша кылу, кызыклы интерактив уеннарда, традицион бәйрәм конкурсларында, бүләкләр уйнатуда катнашу мөмкинлеге булдырыла.
200дән артык көрәшче Сабан туе батыры булу өчен бил алышачак. Баш батырга сарык тәкәсе һәм "Лада Калина" автомобиле тапшыру күздә тотыла.
Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы билгеләп узганча, быел Казан Сабан туен Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатында катнашучылар, илкүләм федерацияләр вәкиләре, шулай ук 31 июль-1 август көннәрендә уздырылачак Евразия җирле хакимиятләре конгрессы делегатлары да тамаша кылыр дип көтелә. Алар бәйрәм уздырыла торган мәйданга махсус транспортта китереләчәк.
Быел Сабан туен оештыруга җәмгысе 30 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Айгөл Горнышева сүзләренә караганда, әлеге сумма узган елдагыдан әллә ни аерылмый.
Төп мәйдандагы бәйрәм чаралары 15.00дә төгәлләнеп, Казан ипподромында дәвам иттереләчәк. Биредә кунакларга ат чабышы, спорт ярышларыннан тыш, татар эстрадасы җырчылары катнашында концерт программасы тәкъдим ителә.
Куркынычсызлык һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү максатыннан, Сабан туе вакытында Мирный бистәсендәге Каенлыкта һәм ипподромда хокук саклау органнары вәкилләре патруль торачак, шулай ук медицина хезмәткәрләре кизүе оештырыла.
Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы билгеләп узганча, бу көнне "Казан Арена" стадионы янында урнашкан "FINA" паркында да Сабан туена аваздаш бәйрәм чаралары, шулай ук татар эстрадасы җырчылары катнашында концерт уздыру ниятләнә.
Ләйсән ИСХАКОВА
Татар-информ
№ --- | 27.07.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk