Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Зур Кукмарада спорт корылмасы төзелә башлады

Ябык футбол манежы республика бюджеты хисабына төзелә.

Әле сез Зур Кукмараның Россиядә иң спорт сөючән авыл икәнен белә идегезме? Арттырып та, киметеп тә әйтү түгел, нәкъ менә шулай.

Кайсы авылда спортның 13 төре буенча урамнар арасында үз спартакиадасы үтә? Ә кайсы авыл җирлекләр арасында бара торган район спартакиадасында җиде ел рәттән чемпион калуы, алардан тыш та төрле төрләр буенча ярышлар үткәрүе белән горурлана ала?! Инеш буена теннис өстәле урнаштырып, кичләрен анда яше-картын җыюны бары тик Колхоз урамында яшәүче Мәгъсүм абый Нуриев кына булдыра ала. 63–65 яшендә дә Илгиз Зарипов, Рафис Нәкыйпов, Фоат Шәймәрдановлар кебек футбол, волейбол, хоккей уйнаучылар кайда бар икән? Чаңгы трассасын тәртипләп тору өчен иганәчеләр ярдәме белән алынган кар таптатучы «Буран» да Зур Кукмарада гына бар дип беләм. Һәм Марат Гайфуллинның тырышлыгы белән анда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чаңгы шуарга була.

Ни өчен азрак кына сүз башы ясап алдыммы? Чөнки быел Зур Кукмарада икенче спорт корылмасы төзелә башлады. Һәм күпләрдә «Ялкын» спорткомплексы бар бит инде, ни өчен икенчесе дә кирәк икән, дигән сорау тугандыр. Беренчедән, үсеш юлы зур булган бу авылда спортны үз итүчеләр күп яши. Икенчедән, «Ялкын» спорткомплексының спорт уеннары мәйданчыгы мини-футбол уены өчен кечкенә, ул тиешле стандартларга туры килми иде. Шуңа күрә заманча, барлык таләпләр үтәлгән манеж төзелүе ул Зур Кукмараның футбол сөючеләре өчен генә түгел, район яшьләре өчен дә зур бүләк булачак.

Зур Кукмарада спорт корылмасы төзелә башлады

Төзелеш мәйданчыгы. Фото: Альфира Җиһаншина

Манеж, әлегә аның исеме расланмаган, урта мәктәп каршында урнаша. Бүгенге көндә биредә нигез казу эшләре төгәлләнеп килә, шушы көннәрдә беренче ташы салыныр дип көтелә.

«Ябык футбол манежы республика бюджеты хисабына төзелә. Аның заказ бирүчесе — „Главстрой“ оешмасы, төзелешнең суммасы — 139 миллион сум. Манежның футбол уйный торган өлеше, ягъни ясалма газон мәйданы 20гә 40 метр булачак, ә бина үзе проекты буенча 24кә 55 метр зурлыкта. Әлеге объект сентябрь аенда файдалануга тапшырылырга тиеш», — ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Нияз Ризванов. 

Зур Кукмарада ябык футбол манежы булдыру җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиевның күптәнге хыялы иде. 

«Ике ел дәвамында тиешле документлар артыннан йөрергә туры килде. Су башняларының саклау зоналарының мәйданын киметтек, ике башняга да документлар, проектлар эшләнелде, җирне рәсмиләштердек. Алма бакчасыннан кабельләрне күчерү генә дә 300 мең сумга төште. Безнең җирлектә ярышлар күп уза. Шул исәптән район, республика күләмендәгесе дә. Район җитәкчесе Сергей Димитриевка рәхмәт, соравыбызны тыңлап, аңлап, өйрәнеп, манежны Зур Кукмарада төзергә рөхсәтен бирде», — ди ул. 

Ришатыбыз киң күңелле кеше инде ул. 

«Футбол манежы мәктәп укучылары өчен дә физкультура дәресләрендә кереп шөгыльләнергә менә дигән урын булачак. Аның ишеге иртәнге сәгать 8дә үк балалар өчен ачылыр дип уйлыйм. Киләчәктә Зур Кукмараның тау итәгендәге өлешенә стандарт стадион да төзисе иде», — диде ул, хыяллары белән уртаклашып, һәм тагын бер фикерен әйтми кала алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев