Район башлыгы Сергей Димитриев мәгариф ветераны Фәүзия Мөхәммәтованы 90 яшьлек юбилее белән котлады (+Фото)
Бүген Кукмарада яшәүче Мөхәммәтова Фәүзия Миннеһаҗи кызы үзенең 90 яшьлек күркәм бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров та ветеранга үзенең котлау сүзләрен ирештерде. Алсу ИДРИСОВА фотолары Мәгариф системасында...
Бүген Кукмарада яшәүче Мөхәммәтова Фәүзия Миннеһаҗи кызы үзенең 90 яшьлек күркәм бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров та ветеранга үзенең котлау сүзләрен ирештерде.
Алсу ИДРИСОВА фотолары
Мәгариф системасында эшләгән өлкән буын вәкилләре Фәүзия Мөхәммәтованы яхшы хәтерли. Ул Өлге авылында туган. Пычак җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, педучилищеда, Казан дәүләт педагогия институтында белем алып, башлангыч сыйныфларда, аннары рус теле һәм әдәбиятын укыткан.
1954-1983 елларда ул мәктәпләр буенча инспектор вазыйфасын башкара. Үз вазыйфаларына үтә җаваплы карый. Ул елларда авылларга чыгу өчен транспорт чарасы: кышын - чана, җәй көне - ат арбасы була. Атналар буе мәктәп яны интернатларында яшәргә, җитәкчеләр, укытучылар белән керосин лампасы яктысында эшләргә туры килә аңа, чөнки күп кенә мәктәпләрдә ике смена укыйлар. Фәүзия Мөхәммәтова һәр укытучы белән аралаша, киңәшләрен бирә.
Ул чорда беренче урында һәр укучыга урта белем бирү мәсьәләсе торды. Төрле сәбәпләр аркасында эшләргә туры килгән яшьләр өчен барлык авыл мәктәпләрендә диярлек кичке сыйныфлар ачылган иде. Укытучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә дә актив эш алып барылды. Укучылар өчен кайнар аш, мәктәп яны интернатларында (аларда 1500 укучы яши иде) тиешле шартлар булдыру кебек мәсьәләләр дә вакытында хәл ителеп барды. Мәгариф хезмәткәрләре мәктәпләрне ягулык, укыту-күргәзмә әсбаплары, уку кирәк-яраклары белән тәэмин итү турында кайгырталар иде. Боларның барысына Фәүзия Мөхәммәтованың лаеклы өлеше керде. Ул күп еллар буе мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе вазыйфасын да үтәде. Район мәгариф оешмасының баш хисапчысы Ләмига Кәримова белән бергә укытучыларның шифаханәләрдә сәламәтлекләрен ныгыту, ялларын оештыру, спорт ярышлары үткәрү кебек мәсьәләләрне хәл иттеләр. Кукмара укытучылары командасы туризм, туган якны өйрәнү, җирлектә ориентлашу буенча һәрвакыт беренче булдылар. 1976 елда мәгариф хезмәткәрләренең утыз кешелек төркеме "Дуслык" поездында Көнбатыш Украина буенча сәяхәт кылды. Ужгород, Яремче, Мукачево, Одесса шәһәрләре халкының тормышы белән таныштылар. Ә бүгенге көндә бу шәһәрләрдәге якыннарының тормышы өчен шөбһә, курку белән яшиләр.
Мәгариф өлкәсендәге хезмәте өчен Фәүзия Мөхәммәтова күпсанлы Мактау грамоталары, "Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән фидакарь хезмәте өчен" медале, РСФСР, СССРның "Халык мәгарифе отличнигы" билгеләре белән бүләкләнде.
Бүгенге көндә ул ялгыз түгел: энесе Ринат гаиләсенең кайгыртуын тоеп яши. Энесе үзе дә зур стажлы укытучы. Өч улы да мәгариф өлкәсендә эшли. Аларның укуга сәләтләрен үстерүгә Фәүзия апалары да үз өлешен керткән.
Мәгариф идарәсе коллективы һәм җитәкчесе Роберт Мансуров, ветераннар советы, 4нче мәктәп коллективы һәм директоры Азат Хәсәнов исеменнән Фәүзия Минһаҗ кызын юбилее белән тәбрик итәбез, аңа сәламәтлек, иминлек, гаилә җылысы телибез.
Римма ӘХМӘДИЕВА, мәгариф системасы ветераны
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев