Бәйрәмнең кульминациясе булып, гадәттәгечә, карачкы яндыру булды.
Иртәнге сәгать уннан шәһәрнең Комсомол мәйданында музыка яңгырады, халыкны бәйрәмчә киенгән үзешчән артистлар каршы алды.

Бәйрәмгә кукмаралылар - гаиләләре, бик күпләре коляскадагы кечкенә балалары белән килгән иде. Хәтта бу шимбә көнне һава торышы да бик матур иде, якты яз кояшы күзләрне чагылдырды.

Мәдәният хезмәткәрләре җыр-биюле күңел ачу программасы әзерләгәннәр. Әлбәттә, бәйрәм уеннардан һәм ярышлардан башка да узмады.

Бәйрәмнең кульминациясе карачкы яндыру булды. Карачкыны яндырып, шәһәр халкы барысы бергә озын кышны озатып, җылы язны каршылады.

Фото: Алсу ГАТАУЛЛИНА/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев