Лубянда узган «Урман чаңгы юлы – 2023» 200дән артык катнашучыны үзенә җыйды
Көн темасы

Лубянда узган «Урман чаңгы юлы – 2023» 200дән артык катнашучыны үзенә җыйды

Быелгы спартакиада унөченче тапкыр үткәрелә.

Бүген Лубян авылында Татарстан Республикасының урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы – 2023» спартакиадасы булып узды. Спорт бәйрәме 200дән артык кешене үзенә җыйды.

Ярышларда катнашучыларны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.
«“Урман чаңгы юлы – 2023” - ул ярышлар гына түгел, ә бәйрәм чарасы, очрашу һәм аралашу урыны да. Быелгы спартакиада унөченче тапкыр үткәрелә. Барыгызның да трассаны уңышлы узуыгызны телим», - диде Рәис Гомәров.

Ярышны балалар узышы ачып җибәрде. Алардан соң төрле яшь категорияләре буенча җитәкчеләр, студентлар, өлкәннәр старт алды.

Чара иҗат коллективларының концерт программасы белән үрелеп барды.
 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев