Кукмарада ятим балаларның фотолары урын алган фотокүргәзмә уза
Күргәзмә белән 24 августка кадәр танышып булачак.
«Әти, әни бар» проекты кысаларында район Мәдәният йортында фотокүргәзмә уза. Аның максаты — ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, балалар йорты һәм интернатта яшәүче балаларга гаилә табуда ярдәм итү.
Күргәзмә экспозициясендә әти-әни назын көтүче 64 ятимнең фотосы урын алган.
Кукмарада яшәүче, үзе дә ике бала алып тәрбияләүче Алсу Кәримова районда «Тәрбиягә бала алучылар клубы»ның җитәкчесе булып тора.
«Бүгенге көндә республиканың балар йорты һәм интернатларында гаилә җылысын көтүче 500дән артык бала бар. Мондый төр фотокүргәзмәләр белән танышырга килгәч, күпләрнең йөрәге сыкрап куя һәм балаларның күбесе гаиләле була. Күргәзмәне караган вакытта теге яисә бу бала кызыксындыра икән, фото янәшәсендәге штрихкод аша кереп, малай-кызның үзе, сәламәтлеге, мавыгулары турындагы кыскача мәгълүмат алырга була. Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегендә тулы аңлатма бирәчәкләр», — ди ул.
Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева сүзләренә караганда, районда 22 опекун гаиләдә ятим һәм әти-әни каравыннан мәхрүм булган — 27, тәрбиягә алган 17 гаиләдә — 30, уллыкка-кызлыкка алган 30 гаиләдә 33 бала тәрбияләнә.
Әлеге фотокүргәзмә белән 24 августка кадәр район Мәдәният йортында таныша аласыз.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев