«Кукмара районының төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы оешма, предприятие һәм учреждениеләре» конкурсы җиңүчеләре билгеле
Көн темасы

«Кукмара районының төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы оешма, предприятие һәм учреждениеләре» конкурсы җиңүчеләре билгеле

Җиңүчеләрне төрле номинацияләрдә ачыкладылар.

«Иң яхшы сәнәгать җитештерү оешмасы» – Кукмара металл савыт-сабалар заводы (директоры – Азат Заһидуллин);

«Иң яхшы шәхси оешма» – шәхси эшмәкәрләр Рифкать Фәхретдинов, Минефәнис Хәмәтдинов;

«Иң яхшы төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы, юл-транспорт тәэмин итү оешмасы» – район электр челтәре (җитәкчесе – Рөстәм Хаматов);

«Иң яхшы авыл хуҗалыгы оешмасы» – Вахитов исемендәге хуҗалык (рәисе – Нәфыйк Хөсәинов), район ветеринария берләшмәсе (җитәкчесе – Рифат Кәримуллин);

«Иң яхшы мәдәният учреждениесе» – Әсән-Елга авылы мәдәният йорты (директоры – Дания Мөхәмәтова);

«Иң яхшы яшьләр сәясәте һәм спорт учреждениесе» – «Олимп» Боз сарае (директоры – Райнур Нәбиуллин);

«Иң яхшы социаль учреждение» – «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге (директоры – Роза Фазлыева), Кукмараның Петропавел чиркәве (настоятеле – Сергий атакай);

«Иң яхшы күпфатирлы йорт ишегалды» – Кукмараның Гафиятуллин урамындагы 1 «П» йорты (йорт комитеты рәисе – Фаина Шәйхетдинова), Ворошилов урамындагы 14нче йорт (йорт комитеты рәисе – Любовь Романова);

«Кукмара шәһәрендәге иң яхшы шәхси ишегалды» – Салих Сәйдәшев урамындагы 15нче йорт (Җәүдәт Гатауллин), Пушкин урамындагы 45нче йорт (Рәфкать Сәмигуллин);

«Авыл җирлегендәге иң яхшы шәхси ишегалды» – Лельвиж авылы, Совет урамы, 93нче йорт (Антонида һәм Николай Мурзиннар).

фото: https://vk.com/pravoslavni_kukmor

 

 

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев