Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның тагын бер очрагы ачыкланган
Көн темасы

Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның тагын бер очрагы ачыкланган

Республикада коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 102 яңа очрагы расланган.

Кукмара районында тәүлек эчендә тагын бер кешедә Covid-19 инфекциясе теркәлгән.

Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб мәгълүматлары буенча, бүген республикада коронавирус инфекциясенең 102 яңа очрагы расланган.

10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 92 кеше өйдә дәвалана. Ачыкланган очракларның 1се - читтән кертелгән, ә 101е - элемтә аша йоктырылган.

Күрше Саба районында Covid-19 коронавирус инфекциясенең 3 яңа очрагы теркәлгән.

фото: ИА «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев