Республикада коронавирус инфекциясе 83 кешедә расланган.
Кукмара районында тәүлек эчендә ике кешедә Covid-19 инфекциясе теркәлгән. Бу турыда Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб хәбәр итә.
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе 83 кешедә расланган. Ачыкланган очракларның 2се - читтән кертелгән, ә 81е - элемтә аша йоктырылган. 11 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 72се өй шартларында дәвалана.
фото: ИА «Татар-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев