Кукмаралыларга төрле министрлык, ведомство һәм оешма белгечләре консультация бирәчәк
Татарстанда хокукый сораулар буенча гражданнарга консультация бирү максатыннан оештырылган төрле министрлык, ведомство һәм оешма белгечләре катнашында мобиль мәгълүмати-консультация группасы 25 июльдә Кукмара шәһәрендә һәм Манзарас җирлегендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.
Кабул итү түбәндәге сәгатьләрдә оештырыла:
- Кукмара шәһәре - 10.00-12.00 сәгатьләрдә район Мәдәният йортында (Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 38 йорт);
- Манзарас авыл җирлеге - 13.30-15.00 сәгатьләрдә Манзарас мәктәбендә (Манзарас авылы, Молодежная урамы, 34 йорт).
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев