Зур Сәрдектә Үзәк урамның өч буын кешеләре очрашкан (фотолар)
Зур Сәрдекнең Үзәк урамының алты йортлы бер тыкрыгыннан үсеп таралган өч буын кешеләренең очрашу бәйрәме уздырылды, дип яза http://vk.com/kukmortatarstan төркеме. Очрашуга җитмешкә якын кеше килде. Спорт уеннары, балык тоту, көймәдә йөзү, биюләр - Сәрдек елгасы плотинасы ярында барысы да гөр килде.Табаларда коймаклар кызарып пеште, самавыр чәйләре, зур казанда пешкән дәмләмә...
Зур Сәрдекнең Үзәк урамының алты йортлы бер тыкрыгыннан үсеп таралган өч буын кешеләренең очрашу бәйрәме уздырылды, дип яза http://vk.com/kukmortatarstan төркеме. Очрашуга җитмешкә якын кеше килде. Спорт уеннары, балык тоту, көймәдә йөзү, биюләр - Сәрдек елгасы плотинасы ярында барысы да гөр килде.Табаларда коймаклар кызарып пеште, самавыр чәйләре, зур казанда пешкән дәмләмә - кунакларга шәп сый булды. Буыннар очрашуы дуслык, туганлык, күршелек мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытуга, бердәмлекне арттыруга бик зур этәргеч булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев