Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар тәбрикләде һәм Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын, шулай ук истәлек бүләге тапшырды. Чыгышы белән Әхәт абый Кайбыч якларыннан булса да, бүгенге көндә исә тормыш иптәше Асия апа белән Зур Сәрдектә...
Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар тәбрикләде һәм Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын, шулай ук истәлек бүләге тапшырды. Чыгышы белән Әхәт абый Кайбыч якларыннан булса да, бүгенге көндә исә тормыш иптәше Асия апа белән Зур Сәрдектә тыныч картлык кичерә. Авылда кемнән генә сорасаң да: "Биюче Әхәт абый", - дип йөртәләр аны. Клубта үткәрелгән бәйрәм чараларында, Сабантуйларда күп тапкырлар чыгыш ясаган ул.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев