Реклама
Зур Сәрдек җирлегендә быел су проблемасы яңа насос алып куйгач хәл ителгән. Хәзер Зур Сәрдектә яшәүчеләргә көн саен кирәгенчә су килеп тора. Әлеге җирлеккә Чишмәбаш, Зур Сәрдек, Аш-буҗи, Купка, Адай һәм Кара-елга авыллары карый. Биредә көн саен график буенча 6 тонна чүп түгелә. Бу - бер атнага 30-35 тонна чүп...
Зур Сәрдек җирлегендә быел су проблемасы яңа насос алып куйгач хәл ителгән. Хәзер Зур Сәрдектә яшәүчеләргә көн саен кирәгенчә су килеп тора. Әлеге җирлеккә Чишмәбаш, Зур Сәрдек, Аш-буҗи, Купка, Адай һәм Кара-елга авыллары карый. Биредә көн саен график буенча 6 тонна чүп түгелә. Бу - бер атнага 30-35 тонна чүп дигән сүз. Авылларда планлы рәвештә чүп җыю инде биш ел элек, бюджет акчасына трактор сатып алынгач оештырылган булган. Шулай ук, быел Адай клубында керү-чыгу юлына төзекләндерү эшләре башкарылган.
фото: http://yandex.ru/yandsearch
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз