Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдек авылында яшәүче юбиляр Асия Хәсәновага Россия Президентының котлау открыткасы тапшырылды (+Фото)

Зур Сәрдек авылында яшәүче Асия Хәсәнова үзенең туксан яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Миләүшә Фәйзрахманова, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар тәбрикләде һәм Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын, шулай ук истәлек бүләге тапшырды. Асия апа улы...

Зур Сәрдек авылында яшәүче Асия Хәсәнова үзенең туксан яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Миләүшә Фәйзрахманова, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар тәбрикләде һәм Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын, шулай ук истәлек бүләге тапшырды. Асия апа улы Хашим абый һәм килене Флюра апа гаиләсендә тыныч картлык кичерә. Асия апа фермада хезмәт куйган, бер хуҗалык эшеннән дә читтә калмаган. "Ач булсак та, кулдан эш төшмәде. Кычыткан ашап исән калдык", - ди юбиляр күз яшьләре аша. Үзен хөрмәт итеп искә алучыларга да рәхмәте зур аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk