Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Кукмараның “Шатлык” балалар бакчасында Тукай бәйрәме узды

Зур Кукмара авылының "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Зал Тукай портреты, әсәрләре буенча эшләнгән иллюстрацияләр белән бизәлгән иде. Туган тел көе яңгырый. Тукай шигырьләрен оста башкаручыга бәйге игълан ителде. Рамазан "Бәйрәм бүген" шигыре...

Зур Кукмара авылының "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган чара үткәрелде.

Зал Тукай портреты, әсәрләре буенча эшләнгән иллюстрацияләр белән бизәлгән иде.

Туган тел көе яңгырый. Тукай шигырьләрен оста башкаручыга бәйге игълан ителде. Рамазан "Бәйрәм бүген" шигыре белән ярышны башлап җибәрде. "Кызыклы шәкерт" шигырен - Зәлинә, "Гали белән кәҗә" шигырен Альмир, "Бу кайчан була?" - Алмаз, Гөлшат, Айзилә, "Эшкә өндәү" - Алия, "Кошларга" шигырен Зәринә сөйләделәр, Сәминә белән Нияз Г. Тукай сүзләренә язылган "Бала белән күбәләк"не, "Бишек җыры"н Алия башкардылар.

Балалар күмәкләшеп "Шүрәле" җырын башкарганда, залга көтелмәгәндә Кырлай урманыннан Шүрәле (тәрбияче Шафигуллина И. Х.) килеп керде, бәйрәмнең яме ныграк артты. Ул балаларны көлдерде, алар белән кызыклы уеннар уйнады ("Җебегән", "Чума үрдәк"), саубуллашып чыгып киткәндә, үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен дә калдырды.

Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык күңелле кичерешләр калдырды.

Рәсимә МИНҺАҖЕВА, балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X