Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Кукмарада хисап җыелышы үтте (+фото)

Авыл җирлекләрендә район Башкарма комитетының узган елгы эш йомгакларына багышланган хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы үткән шимбәдә Зур Кукмара авыл җирлегендә үтте. Бу җирлек 4 авылны: Зур Кукмара, Жилой Рудник, Янсыбы, Иске Йорт авылларын берләштерә. Җирлек башлыгы Марат Галиев ел дәвамында башкарылган эшләр, агымдагы елга планлаштырылган бурычлар турында сөйләде. -Бу...

Авыл җирлекләрендә район Башкарма комитетының узган елгы эш йомгакларына багышланган хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы үткән шимбәдә Зур Кукмара авыл җирлегендә үтте. Бу җирлек 4 авылны: Зур Кукмара, Жилой Рудник, Янсыбы, Иске Йорт авылларын берләштерә. Җирлек башлыгы Марат Галиев ел дәвамында башкарылган эшләр, агымдагы елга планлаштырылган бурычлар турында сөйләде.

-Бу эшләрнең үтәлүе сездән кергән салымнарга бәйле, шуңа күрә үзвакытында түләвегезне үтенәм. Түләү кәгазен май аенда алдыгыз исә, шул айда ук түләргә ашыгыгыз. Ноябрьдә яки декабрьдә түләрмен әле, дип арткы планга куймагыз, чөнки ул вакытта инде зур эшләр эшләп булмый,- диде ул.

Җыелышта шулай ук халыкның тормыш-көнкүреше белән бәйле мөһим оешма-бүлек җитәкчеләре хисап тоттылар, яңа кануннар белән таныштырдылар. Йомгаклау сүзе белән район җитәкчесе Сергей Димитриев чыкты. Ул райондагы социаль икътисадый хәл турында сөйләп үтте, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X