Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Кукмара егете Айназ Нургалиев Севастопольдә үткән “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының финал ярышларында катнашты

Саба районындагы кадет-интернат мәктәбенең 11 сыйныф укучысы - Зур Кукмара авылы егете Айназ Нургалиев Севастополь шәһәрендә үткән "Җиңү" Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының финал ярышларында катнашып кайтты. Төбәк масштабындагы бәйгеләрдә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән, илебезнең төрле төбәкләре - Камчаткадан алып Сахалинга кадәр һәм Калининград өлкәләреннән килгән 44 команданың 14-16 яшьлек егет-кызлары дүрт...

Саба районындагы кадет-интернат мәктәбенең 11 сыйныф укучысы - Зур Кукмара авылы егете Айназ Нургалиев Севастополь шәһәрендә үткән "Җиңү" Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының финал ярышларында катнашып кайтты. Төбәк масштабындагы бәйгеләрдә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән, илебезнең төрле төбәкләре - Камчаткадан алып Сахалинга кадәр һәм Калининград өлкәләреннән килгән 44 команданың 14-16 яшьлек егет-кызлары дүрт көн дәвамында Кара диңгез флотының диңгез пехотасы базасында җитезлектә, төз атуда көч сынашты. Айназ, Калашников автоматының магазинына 20 секундта 30 патрон тутырып, Россия күләмендә - беренче, 100 метрга автоматтан ату буенча 44 очко җыеп, икенче урынны алды. Татарстан данын яклап барган Саба районы командасы гомуми нәтиҗәләр буенча автоматтан ату һәм каршылыклар аша йөгерүдә Россиядә беренчелекне яулады. Нәтиҗәдә, әлеге командадан һәрбер укучы Артекка бушлай юллама белән бүләкләнде. Уеннардан соң Кырымның истәлекле, тарихи урыннары белән танышу да укучыларда матур хатирәләр калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk