“Зилант”та спорт ветераны Кадрия Заһидуллина истәлегенә өстәл теннисы буенча ачык район беренчелеге узды
Анда белем бирү учреждениеләрендә укучы 2000 елгы һәм яшьрәк 54 укучы, 18 спорт ветераны катнашты. Кызлар арасында 1, 3 урыннарны Гөлшат Галиева, Гөлназ Хәлиуллина (Мәмәшир мәктәбе), 2 урынны Әминә Тимерова (Аш-Буҗи мәктәбе) алды. Малайлар арасында 1 урынга Булат Гадиатуллин (беренче гимназия), 2 урынга Илсаф Шәяхкәмов (Мәмәшир мәктәбе), 3 урынга Булат...
Анда белем бирү учреждениеләрендә укучы 2000 елгы һәм яшьрәк 54 укучы, 18 спорт ветераны катнашты. Кызлар арасында 1, 3 урыннарны Гөлшат Галиева, Гөлназ Хәлиуллина (Мәмәшир мәктәбе), 2 урынны Әминә Тимерова (Аш-Буҗи мәктәбе) алды. Малайлар арасында 1 урынга Булат Гадиатуллин (беренче гимназия), 2 урынга Илсаф Шәяхкәмов (Мәмәшир мәктәбе), 3 урынга Булат Шәфигуллин (Зур Кукмара мәктәбе) лаек булды. Спорт ветераннарыннан 1 урынны Венера Гарифуллина (Кукмара) һәм Сергей Терентьев (Вятка Аланы), 2 урынны Наилә Хәбибуллина (Кукмара) һәм Дамир Галиәхмәтов (Кукмара), 3 урынны Маргарита Орехова һәм Михаил Глушковлар (Вятка Аланы) яулады. Җиңүчеләргә грамота, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.
фото: http://www.kazan2013.megafon.ru/news/?PAGEN_2=64
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев