Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Зилант” спорт мәктәбе яңалыклары

"Зилант"та бокс буенча республика турниры үтте. Ярышларда Саба, Нократ Аланы, Мамадыш, Кукмара, Арча, Биектау, Шәмәрдәннән туксаннан артык спортчы катнашты. Җиңүчеләр булып, Александр Владимиров, Таһир Нуретдинов (26 килограмм), Вальмир Маннапов (38 килограмм), Искәндәр Хөснетдинов (44 килограмм), Салават Мамаджанов (46 килограмм), Эмиль Вәккасов (60 килограмм) табылдылар. Турнирның оештыручылары һәм иганәчеләре булып, район...

"Зилант"та бокс буенча республика турниры үтте. Ярышларда Саба, Нократ Аланы, Мамадыш, Кукмара, Арча, Биектау, Шәмәрдәннән туксаннан артык спортчы катнашты. Җиңүчеләр булып, Александр Владимиров, Таһир Нуретдинов (26 килограмм), Вальмир Маннапов (38 килограмм), Искәндәр Хөснетдинов (44 килограмм), Салават Мамаджанов (46 килограмм), Эмиль Вәккасов (60 килограмм) табылдылар. Турнирның оештыручылары һәм иганәчеләре булып, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Илназ Зарипов, эшмәкәрләр Тимур Юнысов, Илназ Миннехуҗин, шулай ук спорт сөючеләр һәм элеккеге спортчы-боксчылар торды.

***

"Зилант"та 1998, 2001 елларда һәм алардан да яшьрәк балалар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Олы яшьтәге төркемдә малайлар арасында Илнар Тимергалиев, кызлар арасында Айгөл Вәлиева, командалар арасында мәмәширлеләр җиңү яулады. Кече яшь группасында кызлар арасында 1 урынга Әминә Тимерова, малайлар арасында Булат Каюмов лаек дип табылдылар. Әлеге группадагы командалар арасында 1 урын Мәмәшир-1 командасына бирелде.

***

"Зилант" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Илхам Юсыпҗанов (тренеры Марс Бәдретдинов) Яр Чаллыда узган дзюдо буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә 2 урын алып кайтты.

***

"Зилант" спорт мәктәбенең кызлар волейбол җыелма командасы 1998-99 елларда туган яшүсмерләр арасында Ришат Галиуллин истәлегенә Арчада уздырылган волейбол ярышында катнашып, 1 урынга лаек булдылар.

***

Рәшит Хәкимов истәлегенә йөзү буенча "Зилант"та үткән III ачык турнирда кукмаралылар гына түгел, Арча, Саба, Балык Бистәсе, Нократ Аланыннан килгән командалар да көч сынашты. Тренер-укытучылар Эдуард Хөсәенов, Альберт Закиров, Рамилә Газизҗанова кул астында шөгыльләнүче яшь йөзүчеләребез Кукмара данын яклап, 69 медальнең 44ен үзләрендә калдырдылар. Безнекеләр 18 алтын, 15 көмеш, 11 бронза медальләр яуладылар. Диләрә Гайнанова, Айдар Шәрипов, Ильфира Шәрипова, Марат Хәлиуллин, Никита Назаров, Ильяс Миргалиев, Никита Васильев, Аяз Якупов, Сәйдәш Шәймәрданов, Алмаз Фәхретдиновлар үзләренең аеруча яхшы хәзерлекле булганнарын расладылар.

***

"Зилант" спорткомплексында ике яшь категориясендәге - 55 яшькә кадәрге һәм аннан олырак хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында өстәл теннисы буенча ачык турнир булды.

фото: http://kukmor.tatarstan.ru/rus/zilant.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk