Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Заһид Мәхмүди ишәкләр алып кайткан

Ризилә Корбанованың Заһид Мәхмүди турындагы мәкаләсен укыгач, якташыбыз белән очрашу теләге туды. Ул мине ачык күңел белән каршы алды. Заһиднең зоопарк булдырып, балаларны сөендерәсе килә. Инде максатын да тормышка ашыра башлаган. Утардагы дөяне, ишәкләрне, токымлы атларны, кәҗәләрне, куяннарны күрсәтеп бер шаккаттырса, узган ел төшергән киносын күрсәтеп аптырашта калдырды. Манзарас авылы...

Ризилә Корбанованың Заһид Мәхмүди турындагы мәкаләсен укыгач, якташыбыз белән очрашу теләге туды. Ул мине ачык күңел белән каршы алды.

Заһиднең зоопарк булдырып, балаларны сөендерәсе килә. Инде максатын да тормышка ашыра башлаган. Утардагы дөяне, ишәкләрне, токымлы атларны, кәҗәләрне, куяннарны күрсәтеп бер шаккаттырса, узган ел төшергән киносын күрсәтеп аптырашта калдырды. Манзарас авылы кешеләре белән бергә шул җирлектә төшерелгән эпизодлар, панорамалар фильмның беренче кадрларыннан үк үз эченә алып кереп китә. Аның философиясе уйланырга мәҗбүр итә. Афәрин, Заһид! Афәрин, Манзарас халкы!

Ә фанер самолетка килгәндә, узган гасырның 70-80 елларында Кукмара яшүсмерләре самолет модельләре ясап очыра иде. Заһидкә дә ясарга һәм очырырга булышасы булыр, ихтимал.

Заһид Мәхмүдинең ике хыялы бар: берсе - фанер самолет ясау, икенчесе - ишәк сатып алып, шуңа утырып кибеткә бару, дип язган идек. Ул инде бер хыялын тормышка ашырган.

Артур Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk