Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юл фаҗигасендә гомере өзелгән Сәгыйдулла бәете

"Бисмилләһир" дип башладым Бәетемнең башларын. Малмыж-Полян юлларында, Бетте минем башларым. Яран тавыннан менгәндә Прицепны күрмәдем. Шундый фаҗигале төстә, Үләсемне белмәдем. Килеп кердем тәгәрмәчкә, Күчәрләр шартлап сынды. Шул мизгелдә сулышларым, Минем мәңгегә тынды. Хаҗга бардым, намаз кылдым, Нигә мин шулай үлдем? Нигә син миңа Ходаем? Ачы үлемнәр бирдең... Авылдашлар, юл йөргәндә...

"Бисмилләһир" дип башладым
Бәетемнең башларын.
Малмыж-Полян юлларында,
Бетте минем башларым.

Яран тавыннан менгәндә
Прицепны күрмәдем.
Шундый фаҗигале төстә,
Үләсемне белмәдем.

Килеп кердем тәгәрмәчкә,
Күчәрләр шартлап сынды.
Шул мизгелдә сулышларым,
Минем мәңгегә тынды.

Хаҗга бардым, намаз кылдым,
Нигә мин шулай үлдем?
Нигә син миңа Ходаем?
Ачы үлемнәр бирдең...

Авылдашлар, юл йөргәндә
Ипләп кенә йөрегез.
Исән чакта, бу гомернең
Кадерләрен белегез.

Мәчетләрдә намаз укыганда,
Минем рухка дога кылыгыз.
Мин ятармын монда риза булып,
Кабер эче торыр нурга тулып.


Дустың Рашит Хәмәтгалиев, Туембаш авылы

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch?text=книга&img_url=http%3A%2F%2Fstatic4.porjati.ru%2Fuploads%2Fposts%2F2011-08%2Fthumbs%2F13

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара Туембаш

erid: 2VtzqxWHLUk