Туембаш тег белән яңалыклар
-
Юл фаҗигасендә гомере өзелгән Сәгыйдулла бәете
"Бисмилләһир" дип башладым Бәетемнең башларын. Малмыж-Полян юлларында, Бетте минем башларым. Яран тавыннан менгәндә Прицепны күрмәдем. Шундый фаҗигале төстә, Үләсемне белмәдем. Килеп кердем тәгәрмәчкә, Күчәрләр шартлап сынды. Шул мизгелдә сулышларым, Минем мәңгегә тынды. Хаҗга бардым, намаз кылдым, Нигә мин шулай үлдем? Нигә син миңа Ходаем? Ачы үлемнәр бирдең... Авылдашлар, юл йөргәндә...
-
Кичә Кукмарада затлы кунаклар булып китте
Кичә районыбызда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова булып китте. Ул капиталь ремонттан соң беренче тапкыр укучылар кабул иткән Мәчкәрә һәм Туембаш мәктәпләрендә белем көнендә катнашып, үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Мәчкәрә мәктәбендә үткән беренче кыңгырау бәйрәменә Бөек Ватан сугышы ветераны Наумир Сәмигуллин да кайткан иде. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотолары
-
Туембашта Рамазан ае уңаеннан җыен узды
Кичә, 8 августта, мөселманнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе - Ураза гаете билгеләнеп үтте. Шул уңайдан районыбызның барлык мәчетләрендә гает намазы укылды, гает вәгазе сөйләнде. Туембаш авылы мәхәлләсендә исә балалар җыены гөрләде. Биредә авыл мәдрәсәсенә сабакка йөрүче балалар милли уеннарда катнашып, үзләренең төрле сәләтләрен күрсәтә алды. Мәчет ишегалдында урнаштырылган казанда пылау...
-
Туембашта буа төзекләндерелде
Туембашта ПМК "Мелиорация" җәмгыяте Саба җитәкчелегендәге төзелеш бригадасы авыл буасын төзекләндерү эшен тәмамлады. Биредә буаның каршы ягына 4 метр киңлектәге, 60 метр озынлыктагы фундамент салынды, 150 кубометр таш җәелде, сулык 1 метр 57 сантиметрга биегәйде. Пожарный гидрант куелды. Биянең элекке киңлеге 70 метр булса, хәзер 120 метрга җитте. Балаларга су...
-
Туембашта узган сабантуй һәм обелиск ачылудан фоторепортаж
Бу көнне Туембашта берьюлы ике бәйрәм узды: Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә обелиск ачылды һәм сабантуй бәйрәме гөрләде... Әлеге бәйрәмнең кызыклы мизгелләре турында тулырак "Хезмәт даны" газетасының 21 июнь саныннан укый аласыз.
-
Туембашта - Сабантуй
Иртәгә, 15 июньдә, Туембаш авылында Сабантуй бәйрәме уздырыла. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бу көнне авылдан сугышка китеп яу кырында ятып калганнар истәлегенә обелиск та ачылачак. Бәйрәм тантанасы көндезге сәгать икедә башлана.
-
Туембашта сабантуй 15 июньдә узачак
Кичә Туембаш авылында халкыбызның күркәм бәйрәме - Сабантуйга сөлге җыю йоласы узды. Быел ул үзенчәлекле итеп оештырылган: барлык сөлге җыючылар милли бизәкле киемнәрдән, кулларында гармун иде. Туембашта Сабантуй районда иң соңгыларыннан берсе булып - 15 июньдә узачак. фото: http://yandex.ru/yandsearch
-
Туембашта чишмә “ачылды”
Туембаш авылында "Югары оч чишмәсе" чистартылды. Әлеге чишмәне ташу вакытында якындагы плотинадан аккан су ләм белән каплаган иде. Хәзер бирегә суга йөрергә мөмкин. фото: http://riasar.ru