Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшьли вафат булган Рамил Нуриев истәлегенә мини футбол һәм волейбол ярышлары узды (+фото)

Зур Кукмара авылында "Ялкын" спорткомплексында яшьли вафат булган Рамил Нуриев истәлегенә бишенче тапкыр мини футбол һәм волейбол ярышлары үткәрелде. Ярыш Татарстан республикасы гимны астында флаг күтәрү һәм бер минут тынлык белән мәрхүмне искә алудан башланып китте. Зур Кукмара авылы җирлеге башлыгы Марат Галиев , "Агрохимсервис" оешмасы директоры Валерий Тимофеев, Зур...

Зур Кукмара авылында "Ялкын" спорткомплексында яшьли вафат булган Рамил Нуриев истәлегенә бишенче тапкыр мини футбол һәм волейбол ярышлары үткәрелде. Ярыш Татарстан республикасы гимны астында флаг күтәрү һәм бер минут тынлык белән мәрхүмне искә алудан башланып китте. Зур Кукмара авылы җирлеге башлыгы Марат Галиев , "Агрохимсервис" оешмасы директоры Валерий Тимофеев, Зур Кукмара урта мәктәбе директоры Г. Нәҗипов, сыйныфташы - Казан шәһәренең физкультура һәм спорт комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Хафизовлар истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар. Бу ярышларда алты команда катнашты һәм җиңүчеләр билгеләнде. Ике төр ярыш нәтиҗәләреннән соң 1нче урынны - Зур Кукмара-1, 2нче урынны - Зур Кукмара-2, 3нче урынны "Ялкын" командасы яулады. Аларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышларда Булат Гайфетдинов - иң яшь оста уенчы, Фәнзил Галиев - иң оста футболчы, Ришат Газизуллин иң оста волейболчы исемнәренә лаек булдылар.

Үзе дә спорт яраткан, бик оста волейболчы булган Рамил истәлегенә ярышларны оештыруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, авылдашларга, Зур Кукмара урта мәктәбе ашханәсендә эшләүчеләргә, "Ялкын" клубы хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Рәшит МИНЕГАЛИЕВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk