Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янилдә кышкы спартакиада узды (+фото)

Янилдәге "Кукмара аграр көллияте" базасында Вахитов исемендәге хуҗалык призына 8нче кышкы спартакиада үткәрелде. Барлыгы биш команда: әлеге көллият, Лельвиж, Югары Чура, Янил авыл җирлеге советы, Вахитов исемендәге хуҗалык идарәсе командалары төрле спорт уеннары буенча: чаңгыда узышу, аркан тарту, хоккей, кул көрәше, гер күтәрү, милли көрәш һәм башка ярышларда көч сынашты....

Янилдәге "Кукмара аграр көллияте" базасында Вахитов исемендәге хуҗалык призына 8нче кышкы спартакиада үткәрелде. Барлыгы биш команда: әлеге көллият, Лельвиж, Югары Чура, Янил авыл җирлеге советы, Вахитов исемендәге хуҗалык идарәсе командалары төрле спорт уеннары буенча: чаңгыда узышу, аркан тарту, хоккей, кул көрәше, гер күтәрү, милли көрәш һәм башка ярышларда көч сынашты. Бәйгеләрнең гомуми нәтиҗәсе буенча беренче урынны хуҗалар, ягъни "Кукмара аграр көллияте" командасы яулады. Спартакиада бәйрәм төсен алып, концерт номерлары белән үрелеп барды. Урамда бушлай чәй, камыр ризыклары белән сыйланырга мөмкин иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада янил

erid: 2VtzqxWHLUk