Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен быел Кукмарада 23 шофер штрафка тартылган

Законга үзгәрешләр кереп, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммалары артканнан соң, шоферлар җәяүлеләргә карата бераз игътибарлырак булырлар, дип уйлаган идек. Әмма кая ул җәяүлене уйлау?! Дөрес, җәен, юлда зебра сызыгы күренгән вакытта, "Олимп" боз сарае янындагы җәяүлеләр юлында туктап уздыралар иде. Кышын әлеге сызык кар астында калгач, юлның икенче...

Законга үзгәрешләр кереп, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммалары артканнан соң, шоферлар җәяүлеләргә карата бераз игътибарлырак булырлар, дип уйлаган идек. Әмма кая ул җәяүлене уйлау?! Дөрес, җәен, юлда зебра сызыгы күренгән вакытта, "Олимп" боз сарае янындагы җәяүлеләр юлында туктап уздыралар иде. Кышын әлеге сызык кар астында калгач, юлның икенче ягына алай тиз генә чыгам, димә. Автомобильләрнең узып беткәнен шактый вакыт көтәргә туры килә. Автобуста мәктәпкә, боз сараена йөрүче балалар да күп йөри. Автобус узып китү белән йөгереп юлга чыксалар, бәла-каза буласын көт тә тор. Бозлавык вакытында көчле тизлек белән килгән түгел, ә акрын хәрәкәт иткән транспортны да тиз генә туктатып булмый.

Шоферлар, "Олимп" тукталышында җәяүлеләр юлын күрсәтүче махсус билге тора, күзләрегезне ачыбрак карасагыз, игътибарлырак булсагыз иде!

Мәрьям ГАЙНУЛЛИНА, Кукмара бистәсе

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов белән элемтәгә кердек. Ул исә мондый аңлатма бирде:

-Җәяүлеләр юлы аша чыгучыларга юл бирмәгән өчен штраф 1500 сумны тәшкил итә. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче шоферларны ЮХИДИ инспекторлары тиешле контрольдә тота. Узган ел җәяүлеләрне юл аша уздырмаган 373 шоферга беркетмә төзелде, быел исә 23 руль артына утырган кеше штрафка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk