Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яктырткыч лампаларда кемнең үче бар? (+ФОТО)

"Хезмәт даны" газетасының 21 август санында басылган "Авыл, шәһәр яме - паркларда" дигән язмада Кукмараның Җиңү паркы комплексында төзекләндерү эшләре башкарылуын, яктырткыч лампалар куелуын хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә ниндидер явыз затлар "Гашыйклар эскәмиясе", "Гаилә" агачы белән беррәттән, тимердән бизәкләп эшләнгән, тирә-юньгә ямь биреп торучы яктыркыч лампаларны сындырып, чыбыкларын өзеп,...

"Хезмәт даны" газетасының 21 август санында басылган "Авыл, шәһәр яме - паркларда" дигән язмада Кукмараның Җиңү паркы комплексында төзекләндерү эшләре башкарылуын, яктырткыч лампалар куелуын хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә ниндидер явыз затлар "Гашыйклар эскәмиясе", "Гаилә" агачы белән беррәттән, тимердән бизәкләп эшләнгән, тирә-юньгә ямь биреп торучы яктыркыч лампаларны сындырып, чыбыкларын өзеп, пыялаларын ватып киткәннәр. Җирдә исраф булып ятучы әлеге лампаларны күреп йөрәк елый. Күрше-тирә районнарда яшәүчеләр безгә килеп лампаларны ватып йөрерләр, дип уйламыйбыз. Димәк, бу явызлык кукмаралылар эше булып чыга бит! Кемдер тырышып, күпме вакыт һәм көч сарыф итеп ясаган, урнаштырган бит аларны. Кайсының юлына каршы төштеләр икән бу лампалар? Кемнең аларда үче бар икән? Булганның кадерен белергә өйрәнми торып, киләчәккә булган якты, матур өмет-хыяллар турында сүз кузгатырга ничек күңел үссен соң!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk