Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ядегәрнең “Габделхак” мәчетендә кызу эш кайный

    Май аеннан бирле Ядегәрнең "Габделхак" мәчетендә кызу эш кайный. Заманында Ядегәр төбәге халкына дини гыйлем биргән, дин галиме Габделхак Каюмовның уллары, оныклары, энесенең матди ярдәме белән авыл мәчете төзекләндерелә. "4х6 метрлы яңа янкорма төзелде, ул җирлегебездәге дүрт авылга мәдрәсә булыр, дип планлаштырыла. Аның тышкы өлешендә эш тәмамланып килә, ә эчке...

    Май аеннан бирле Ядегәрнең "Габделхак" мәчетендә кызу эш кайный. Заманында Ядегәр төбәге халкына дини гыйлем биргән, дин галиме Габделхак Каюмовның уллары, оныклары, энесенең матди ярдәме белән авыл мәчете төзекләндерелә.

    "4х6 метрлы яңа янкорма төзелде, ул җирлегебездәге дүрт авылга мәдрәсә булыр, дип планлаштырыла. Аның тышкы өлешендә эш тәмамланып килә, ә эчке ягын әле агач белән тышлыйсы бар. Яңа янкорма өстенә 17 метр озынлыктагы яңа манара да куелды", - диде Ядегәр авылының имам-хатыйбы Гаяз Сабирҗанов.

    Реклама

    Ядегәр мәчетен төзекләндерү эшләрен Казанда яшәүче Мәмәшир авылы егете, үзе дә матди ярдәм күрсәткән Дамир Хисамиев җитәкли.

    фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: