Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа утыртылган агач үсентеләрен йолкырга кемнең кулы барды? (+Фото)

"Агач утырт" акциясе кысаларында поселокта нарат, туя, яфраклы агач үсентеләре утыртылу турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге акциягә районның оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре дә бердәм булып кушылды. Әмма агач утырту кебек изге эшкә үз өлешләрен кертүчеләрнең тырыш хезмәтләрен юкка чыгаручылар да бар Кукмарада. Әле яңарак кына ветеран хезмәттәшебез Фаил...

"Агач утырт" акциясе кысаларында поселокта нарат, туя, яфраклы агач үсентеләре утыртылу турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге акциягә районның оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре дә бердәм булып кушылды.

Әмма агач утырту кебек изге эшкә үз өлешләрен кертүчеләрнең тырыш хезмәтләрен юкка чыгаручылар да бар Кукмарада. Әле яңарак кына ветеран хезмәттәшебез Фаил абый Зәйнуллин редакциягә шалтыратып, үзе яши торган хуҗалыкның бакча башында, поселокны әйләнеп узу (объездной юл) юл чите буйлап утыртылган 30лап төп нарат үсентесенең кемнәрдер тарафыннан йолкынып, шул тирәгә бер өем итеп ташлап калынуларын хәбәр итте. Әлеге урынга барып фоторәсемгә дә төшереп кайттык.

Бер-бер артлы тигез сафларга тезеп утыртылган үсентеләрне йолкырга кемнең кулы барды икән? Оятсызлыкның соңгы чигенә җитеп барабыз, җәмәгать...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk