Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Сәрдектә Җинүнең 70 еллыгына багышланган хоккей ярышы узды

Ул көнне Яңа Сәрдек авылы халкы иртә уянды.Чөнки Җинүнең 70 еллыгына багышланган хоккей ярышы була. Сәгать тугызларда инде Малмыж, Күкшел, Купка авылы командалары җыелып беткән иде. Чараны Раил хәзрәт сәламләү сүзләре белән башлап җибәрде. Сугыш чоры балаларына эләкмәгән уеннарны бу көнне аларның оныклары уйнады, дисәк тә дөрес булыр, дип уйлыйм....

Ул көнне Яңа Сәрдек авылы халкы иртә уянды.Чөнки Җинүнең 70 еллыгына багышланган хоккей ярышы була. Сәгать тугызларда инде Малмыж, Күкшел, Купка авылы командалары җыелып беткән иде. Чараны Раил хәзрәт сәламләү сүзләре белән башлап җибәрде. Сугыш чоры балаларына эләкмәгән уеннарны бу көнне аларның оныклары уйнады, дисәк тә дөрес булыр, дип уйлыйм. Беренче булып, авылыбызның җыелма командасы белән Малмыжның "Вятка" командасы очрашты. Кискен көрәштә боз хуҗалары җиңде. Командалар һәрберсе уйнап чыкканнан соң финалга Яңа Сәрдек, Купка егетләре чыкты. Хәлиткеч уенда боз хуҗалары, кунакларны хөрмәт итү йөзеннән, беренчелекне купкалыларга бирде. Шулай итеп, беренче урынны - Купка, икенчене - Яңа Сәрдек, өченчене - Күкшел, дүртенче урынны Малмыж командалары бүлеште.

Ярышка Сәрдекбаш җирлеге башлыгы Ильгиз Нәбиев, "ИСТОК-АГРО" җәмгыяте, "Гарифуллин" фермер хуҗалыгы, Бакча-Сарай авылы егете Айнур Гәрәев, Тырыш авылыннан Мәлик Хәлиуллин, авылыбыз егете Фәннур Нәбиевлар иганәчелек ярдәме күрсәттеләр.

Илһам ГАРИФУЛЛИН, Яңа Сәрдек авылы

фото http://steepwalls.com/oboi-dlya-rabochego-stola/shayba-klyushka-hokkey-w17965/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk