Сугыш чорында күп халык авыр тормышта яшәде. Яз җитүгә, басуга черегән бәрәңге казырга чыга идек. Тапканын өйгә алып кайтып, шул бәрәңгедән кәтлит пешердек. Әле мичкә ягарга утын юк, басудан салам алып кайтып, шуны яндырасы. Яз җитсә, аякка агачтан ясалган күтәртмәле чабата киеп, дөп-дөп йөрисең. Җәй буе яланаяк балчыкта, пычракта йөреп,...