Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугыш күрмәгәнне күрсәтте

Сугыш чорында күп халык авыр тормышта яшәде. Яз җитүгә, басуга черегән бәрәңге казырга чыга идек. Тапканын өйгә алып кайтып, шул бәрәңгедән кәтлит пешердек. Әле мичкә ягарга утын юк, басудан салам алып кайтып, шуны яндырасы. Яз җитсә, аякка агачтан ясалган күтәртмәле чабата киеп, дөп-дөп йөрисең. Җәй буе яланаяк балчыкта, пычракта йөреп,...

Сугыш чорында күп халык авыр тормышта яшәде. Яз җитүгә, басуга черегән бәрәңге казырга чыга идек. Тапканын өйгә алып кайтып, шул бәрәңгедән кәтлит пешердек. Әле мичкә ягарга утын юк, басудан салам алып кайтып, шуны яндырасы. Яз җитсә, аякка агачтан ясалган күтәртмәле чабата киеп, дөп-дөп йөрисең. Җәй буе яланаяк балчыкта, пычракта йөреп, кич белән аяклар сызлый. Өстә ямаулы чалбарлар. Чирәм, кычыткан чыга башласа, шулар белән тукланасың, болында нинди ашарга яраклы үлән бар - 'барысын да ашадык. Мәктәп елларында каникулда ферма көтүләрен көтә идек. Ашлыкны урганнан соң башак җыярга чыгаралар. Аны мәктәпкә алып барып үлчәп тапшырасың һәм шуңа ипи бирәләр иде. Хәзерге яшьләр әби-бабайлар сөйләгәннәргә ышанмыйлар. Аларга теләк шул: хәзерге әйбәт тормышның кадерен белеп яшәсеннәр.

фото http://rpp.nashaucheba.ru/docs/index-133568.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk