Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ветераннар белән бергә кадетлар да круизга китте

Җиңүнең 70 еллыгын каршылап республикабыздан бер төркем сугыш ветеранары һәм сугыш чоры балалары, Казан - Санкт-Петербург - Казан маршруты буйлап, теплоходта 16 көнлек круизга кузгалдылар. Безнең районнан исә сәяхәткә Зур Кукмара авылыннан Ислам Гыймадиев һәм Мияссәр Мансуровлар китте. Ветераннар белән бергә республиканың кадет мәктәпләрендә белем алучы 52 укучыга да әлеге...

Җиңүнең 70 еллыгын каршылап республикабыздан бер төркем сугыш ветеранары һәм сугыш чоры балалары, Казан - Санкт-Петербург - Казан маршруты буйлап, теплоходта 16 көнлек круизга кузгалдылар. Безнең районнан исә сәяхәткә Зур Кукмара авылыннан Ислам Гыймадиев һәм Мияссәр Мансуровлар китте. Ветераннар белән бергә республиканың кадет мәктәпләрендә белем алучы 52 укучыга да әлеге круизда катнашу бәхете елмайды. Алар арасында Саба районының Икшермә кадет мәктәбендә укучы районыбыз егетләре - Зур Кукмара авылыннан Айназ Нургалиев һәм Кукмарадан Динар Хәйруллиннар да бар. Алар үткән уку елы барышында укуда һәм спортта, җәмәгать эшләрендә үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәткәннәре, республика күләмендә үткән хәрби-гамәли спорт төрләре буенча һәм җәйге спартакиадаларда призлы урыннарны яулаганнары өчен юллама белән бүләкләнделәр. Сәяхәтчеләрне Түбән Новгород, Ярославль, Кострома һәм башка шәһәрләр белән танышу көтә. Дүшәмбе көнне бер төркем сугыш ветераннарын һәм дүрт кадетны(алар арасында Айназ белән Динар да булган) Ярословль өлкәсе губернаторы кичке ашка чакырган.

фото: http://es-archi.ru/page-foto-teplohodov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk